Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шагыйрь Рөстәм Әүбакировны соңгы юлга озату вакыты билгеле
Казансу буйлап чаңгы шуганда боз астына китеп үлгән шагыйрь, филолог, КФУ нәшрияты корректоры Рөстәм Әүбакировны бүген Казанның Мамадыш тракты, 40 адресы буенча урнашкан зиратта җирләячәкләр. Озату мәрасиме 12 сәгать 15 минутта шундагы мәчеттә булачак.
Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә мәрхүмнең туганы Зөһрә Җиһаншина хәбәр итте.
«Яшь, талантлы, ихлас йөрәкле кешеләр шулай кисәк дөньядан китүе бик кызганыч. Ул бик итагатьле, тыйнак, аңа мактаулы исемнәр беркайчан мөһим булмады. Шигырьләре искиткеч», – дип искә ала хезмәттәшләре, шагыйрь дуслары.
- Рөстәм Әүбакиров 3 гыйнварда чаңгы шуарга чыгып киткән җиреннән хәбәрсез югалды. Аны бер атна эзләгәч, кичә водолазлар су астыннан мәетен тапты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз