«Әлеге фестиваль турында күптөрле фикерләр ишетергә туры килә. Миңа төрле төбәкләрдән язалар: «Нигә анда татар җырчылары булмады?» – диләр. Игорь Крутой безнең татар җырчылары анда җырларга лаеклы түгел дигәнрәк сүз дә әйткән икән.
Шәхсән минем, анда татарлар җырламаганнан бер генә җирем дә «кителмәде». Минем өчен бу – шәйтан туе кебегрәк чара. Без мөселман кешеләренә андый ярымшәрә кешеләр арасында сикергәләп, шоулар ясап йөрү килешми. Мин моны сәнгать ягыннан да, дини яктан карап та әйтәм.
Татарстанда узса да, бу – татар җыры фестивале түгел. Безнең үзебезнең Рәшид Ваһапов исемендәге фестиваль, «Шәрык базары» кебек лаеклы фестивальләребез бар. Аларны оештырганда руслар килеп: «Нигә безне катнаштырмыйсыз?» – дип үпкәләп йөрми бит. Татарстанда төрле рок фестивальләре дә уза. Бездә оештырдылар дип кенә, татарлар хәзер аларда да катнашырга, шундый җырлар башкарырга тиешме? Төрле төбәкләрдәге татар җанлы кешеләргә дә шушы ук җавапны язып җибәрдем», – ди ул.
Җырчыларның «Яңа дулкын» фестиваленә карата фикерләрен «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина язды.