news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Асаев: Рәшит Ваһапов фестивале – чын профессионаллар бәйгесе

16 сентябрь көнне Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Рәшит Ваһапов исемендәге ХХ халыкара татар җыры фестиваленең Гала-концерты узды. Төрле елларда лауреат булган Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев фестиваль турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Рөстәм Асаев: Рәшит Ваһапов фестивале – чын профессионаллар бәйгесе
Фото: «Татар-информ»

Рәшит Ваһапов фестивале – чын профессионаллар бәйгесе. Монда яшь башкаручыларга да, үзләрен күрсәткән җырчыларга да урын бар. Шунысы сөендерә: фестиваль һәрвакыт үсү ягында. «Монотонно» гына тормый, төрле яклап үсә, үзгәрә.

Россия, дөнья киңлегендәге җырчылар белән зур сәхнәләрдә җырларга туры килде. Кайда гына барсак та, затлы халык белән тулган зал, затлы сәхнә, оркестр һәм искитмәле татар музыкасы. Чын татар музыкасы – Сәйдәшләр, Рөстәм Яхиннар, халык җырлары, нинди генә булмасын, безнең иң-иң булган татар музыкасы.

Мондагы һәрбер чыгыш – үзе бер имтихан. Гадәти концерт кебек кенә, ләкин моның дәрәҗәсе икенче, монда тамашачы да башка, бөтен татар элитасы җыела. Инде 20 ел элек лауреат булсам да, беренче тапкыр чыгып җырлаган кебек. Лауреат исемен алдың да бетте түгел, аны күтәреп барырга да кирәк, ди ул.

Фестивальдән репортажны «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100