Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Асаев: Мин Татарстанда яшәвем, иҗат итүем белән бик бәхетле
Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында катнашты. Марафонда ул «Татарстан» җырын башкарды. Соңрак үзенең фикерләре белән уртаклашты.
«Кайсы төбәккә, дөньяның кайсы почмагына барсак та Татарстан, Казан дисәң, барысы да – «ах» диләр. Чөнки безнең горурланырлык, мактанырлык Татарстаныбыз бар. Казаныбыз нинди матур, кайсы гына районга барсаң да алар барысы да чәчәк ата. Нинди горур, тырыш халык яши бездә. Ул шуның белән бай да. Мин Татарстанда яшәвем, иҗат итүем белән бик горурланам һәм бик шатмын. 4 балам да монда туды, рәхәтләнеп яшибез. Җырларга, иҗат итәргә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз