news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Асаев: Балаларга карап, татар теле бетә дип әйтергә була

Рөстәм Асаев: Балаларга карап, татар теле бетә дип әйтергә була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев татар теленең бүгенге торышы турында фикерләре белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, балаларга карап, татар теле бетә дип әйтергә була, дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Телефоннар, мультфильмнар, уеннар аша безнең татар балалары русчага күчә инде. Моны үземнән чыгып әйтәм, балаларым белән күрдем мондый хәлне. Аларга бит татарча эндәшсәң дә, рус телендә җавап кайтаралар»,- диде ул.

Рөстәм Асаев сөйләгәнчә, аның оныгы (Башкортостанның атказанган артисткасы Гөлназ Асаеваның кызы) Динә татарча сөйләшми.

«Әнисе белән машинада барабыз, ул артта телефонын карап бара. Гөлназ кызым белән татарча сөйләшеп барганда, безгә: «А что вы на татарском разговариваете?» – ди. Менә шундый көнгә калдык инде», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot