news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Әминов: Җаек казакларының 4 проценты татарлар булган

Тарих институтында Рөстәм Әминов әзерләгән «И.И.Захаровның 1723-1724 елларда Җаек казаклары җанисәп китабы» тәкъдим ителде.

Рөстәм Әминов: Җаек казакларының 4 проценты татарлар булган
Фото: © «Татар-информ», Рифат Каюмов

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Әминов Җаек казакларының 4 проценты татарлар булганын белдерде.

«XVII гасыр азагында Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Әстерхан губернияләреннән алпавыт крестьяннары күпләп качып китеп, Җаек (искәрмә: хәзерге Урал) елгасы буенда казак отрядларына кушыла башлагач, Петр I аларны кире кайтару турында фәрман чыгара. Җаекта тәртип урнаштыру өчен Казаннан 300 кешелек гаскәр белән полковник Иван Захаров җибәрелә. Ул 1723-1724 елларда казаклар арасында җанисәп үткәрә. 6124 казакның 3,9 проценты татар була», – диде Рөстәм Әминов «И.И.Захаровның 1723-1724 елларда Җаек казаклары җанисәп китабы» дип аталган басма презентациясендә.

Фото: © Рифат Каюмов


Бүген Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Рөстәм Әминов әзерләгән «И.И.Захаровның 1723-1724 елларда Җаек казаклары җанисәп китабы» тәкъдим ителде. Автор Россия дәүләт хәрби-тарихи архивында сакланучы кулъязмаларны хәзерге рус теленә күчереп, академик басма рәвешендә чыгарган. Рөстәм Әминов «Татар-информ» хәбәрчесенә кулъязмаларның электрон күчермәсе интернетта барлыгын, тик аларны күпләр аңлый алмавын әйтте.

Китапны тәкъдим итү чарасында катнашкан галимнәр басманың Россия тарихчылары өчен генә түгел, ә чит илләр, аеруча Казахстан, өчен дә актуаль булуын билгеләп үтте. XVIII гасырда Җаек казаклары хәзерге Уральск шәһәре (Казахстан) тирәсендә тупланып яшәгән. Алар патша белән килешү нигезендә төрле хәрби походларда, фетнәләрне бастыруда катнашкан.

Китаптагы мәгълүматлар буенча, Иван Захаров 1723-1724 елларда Җаек буенда 6124 казак исәпләгән. Шуларның 3195е, ягъни 52,2 проценты, хәрби хезмәттә булган. Калганнары я яше, я сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә яраксыз исәпләнгән. Җанисәп материалларында Җаек казакларының исеме, фамилиясе,атасының исеме, гаилә хәле, яше, туган урыны, хәрби хезмәт еллары, аңарчы булган социаль катламы күрсәтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100