news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Җәләй: Шостакович Ленинград симфониясе хакында серен Фуат Мансуровка әйткән булган

Рәсми чыганакларда бу әсәр 1941 елның көзендә иҗат ителгән дип исәпләнелә, Фуат Мансуров исә бу симфонияне композитор Ленинград блокадасына кадәр үк язган дип сөйләгән булган.

Рөстәм Җәләй: Шостакович Ленинград симфониясе хакында серен Фуат Мансуровка әйткән булган
Дмитрий Шостакович
ТАСС фотографы Михаил Озерский фотосы

Композитор Дмитрий Шостаковичның җиденче «Ленинград» симфониясе (симфония №7) Бөек Ватан сугышы башланганчы, Ленинград шәһәре камап алынганчы язылган. Бу версия турында Россиянең, Татарстанның һәм Казахстанның халык артисты, дирижер Фуат Мансуров дирижер Рөстәм Җәләйгә сөйләгән булган.

  • Фоат Шакир улы Мансуров — татар дирижеры, музыкант, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. Ул 82 яшендә 2010 елның 12 июнендә Мәскәүдә вафат булды.

«Бу хакта миңа Фуат Мансуров сөйләгән иде. Ул Бөтенсоюз радиосының зур симфоник оркестры белән дирижерлык иткән, Дмитрий Шостакович белән шәхсән күрешкән була. Шостакович аңа: «Мин бу симфонияне Сталин режимына, аның репрессияләренә реакция буларак яздым», - дип сөйләгән», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан дәүләт симфоник оркестрында дирижер булып эшләгән Рөстәм Җәләй.

Дмитрий Шостакович исемендәге Санкт-Петербург академик филармониясенең матбугат хезмәтендә мондый мәгълүматка ия булмауларын әйттеләр. «Бәлки гаилә архивында ачыкларга кирәктер», – дип җавап бирделәр.

  • Рәсми чыганаклар буенча, Шостаковичның №7 «Ленинград» симфониясе – 1941 елда иҗат ителгән иң күренекле музыкаль әсәрләрнең берсе. Симфониянең беренче өч өлеше 1941 елда блокададагы Ленинградта төгәлләнгән дип санала. 1 октябрьдә композитор гаиләсе белән Куйбышев (Самара) шәһәренә эвакуацияләнә, 1941 елның декабрендә симфония төгәлләнә.

  • 1942 елның 5 мартында симфонияне беренче тапкыр Самуил Самосуд җитәкчелегендәге Зур театр оркестры башкара. 1942 елның 9 августында Карл Элиасберг җитәкчелегендәге Ленинград радиокомитетының Зур симфоник оркестры филармониянең Зур залында җиденче симфонияне уйный. Симфония радио һәм шәһәрнең сөйләгечләре аша трансляцияләнә, дип яза Дмитрий Шостакович исемендәге Санкт-Петербург академик филармониясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100