Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сораштыруда катнашкан казанлыларның 34 проценты 2025 елда керемнәре артуын билгеләп үткән
Казанда яшәүчеләрнең 36 проценты 2025 елда керемнәре үзгәрмәве, 34 проценты - үсеш күзәтелүе, ә 30 проценты керемнәре кимүе хакында хәбәр иткән. «Сравни» финанс маркетплейсы үткәргән тикшеренү мәгълүматларында шулай диелә, алар «Татар-информ» агентлыгы карамагында бар.
Шул ук вакытта, респондентларның яртысына якыны (48 процент) зур керемнәр чыгымнарга пропорциональ рәвештә артуын билгеләп үткән, ә 32 проценты 2024 ел башы белән чагыштырганда акчаны янга калдырырга мәҗбүр булулары турында белдергән. Тагын 20 проценты акча һәрвакыт җитмәвен һәм бу вазгыять элеккечә калуын әйткән.
Акчаны янга калдыруның төп сәбәбе - бәяләрнең артуы –сораштыруда катнашучыларның 49 проценты шулай дип җавап биргән. Әһәмияте буенча икенче фактор -керемнәрнең кимүе, дип билгеләп үткән тикшеренүдә катнашучыларның 21 проценты. Шул ук вакытта, респондентларның 30 проценты чыгымнарны киметергә туры килмәвен әйткән.
Казанлыларның иң зур чыгымнары туклануга һәм көндәлек ихтыяҗларга (44 процент), коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә һәм торак арендалауга (24 процент), медицинага (10 процент), күңел ачу һәм сәяхәткә (6 процент), транспорт һәм элемтәгә (6 процент), белем алуга (5 процент) һәм шопингка (5 процент) туры килә. Шул ук вакытта, кием-салым һәм кирәк-яраклар сатып алуга (53 процент), сәяхәт һәм күңел ачуга (35 процент), медицина хезмәтләре һәм даруларга (12 процент) чыгымнар бик нык кимегән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз