news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росстат: Татарстан бензинга бәяләр үсеше темплары буенча башка төбәкләрне узып китте

Росстат: Татарстан бензинга бәяләр үсеше темплары буенча башка төбәкләрне узып китте
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

17-23 сентябрьдә Татарстан бензинга бәяләр үсеше темплары буенча Россиянең башка төбәкләрен узып китте – республикада ул 1,1% ка кыйммәтләнде (59 тиенгә, 53,52 дән 54,11 сумга кадәр). Бу Росстат материалларыннан күренә.

Шул ук вакытта премиаль маркалы бензин (АИ-98 һәм югарырак) Татарстанда 68 тиенгә (0,9% ка диярлек) арткан, литр өчен 75,77 дән 76,45 сумга кадәр.

АИ-95 маркалы бензин 55 тиенгә кыйммәтләнде (0,9% тан артыкка), аның бәясе литры өчен 55,95 сумнан 56,50 сумга кадәр артты.

Шуның белән бергә АИ-92 бензины һәм дизель ягулыгы бәясе якынча 1,2% ка арткан: литры өчен 51,06 дан 51,67 сумга кадәр һәм 61,27 дән 62,07 сумга кадәр (ягъни 61 һәм 74 тиенгә).

Гомумән алганда, Россия буенча бензин бер атна эчендә 0,2% ка (11 тиенгә, литр өчен 58,51 дән 58,62 сумга кадәр), шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербургта — 0,1% ка кыйммәтләнгән.

17 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәрге чорда бензин бәяләренең кимүе федерациянең дүрт субъектында теркәлгән, барыннан да бигрәк ул Кострома өлкәсендә (0,8% ка) сизелерлек булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100