Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Росстат: Россиялеләрнең 32 процентка якыны аена 100 меңнән артык хезмәт хакы ала
Россиядә 2025 елда салым тотып калганчы аена уртача 100 мең сумнан артык хезмәт хакы алучылар саны 31,9 процентка арткан. Бу ике ел элекке вакыт белән чагыштырганда ике мәртәбә артык, ул вакытта әлеге күрсәткеч 17,4 процент булган. Бу хакта Росстат статистикасына сылтама белән РИА Новости яза.
Тикшеренү быелның апрелендә уздырылган һәм 95,4 мең оешманы (кече бизнесны исәпкә алмыйча) колачлаган. Тикшеренүдә катнашкан эшчеләрнең гомуми саны 28,4 млн кеше булган.
Мәгълүматлар буенча, 100 меңнән 150 меңгә кадәр хезмәт хакын хезмәткәрләрнең 17,2 проценты, 150 – 200 мең хезмәт хакын 6,9 процент, 200 – 400 мең хезмәт хакын 6,3 процент алган. Сораштыруда катнашучыларның 1,5 проценты 400 меңнән артык хезмәт хакы ала.
Тагын россиялеләрнең 13,1 проценты 80 меңнән 100 меңгә кадәр, 17 проценты – 60 – 80 мең хезмәт хакы ала. Иң массакүләм төркем 40 – 60 мең хезмәт хакы алучылар, аларның өлеше 20,2 процент. 22,4 меңнән 40 меңгә кадәр хезмәт хакын эшчеләрнең 15,2 проценты ала.
Билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан (22,4 мең) түбәнрәк акчаны эшчеләрнең 2,6 проценты ала. Чагыштыру өчен: 2023 елда андыйлар 2,4 булган, әмма ул вакытта минималь хезмәт хакы күләме дә азрак – 16,2 мең булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз