news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росстат россиялеләрнең реаль кереме кимүе турында хәбәр итте

Росстат мәгълүматлары буенча, түләнгән уртача хезмәт хакы 35,9 мең сум тәшкил иткән.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). 2017 елның февралендә, 2016 елның феврале белән чагыштырганда, россиялеләрнең акчалата реаль кереме 4,1 процентка кимегән. Бу хакта Россиянең социаль-икътисади хәле турындагы Росстат докладында әйтелә, дип хәбәр итә Российская газета.

Моңа да карамастан, реаль хезмәт хаклары ел әйләнәсендә 1,3 процентка арткан, ә 2017 ел башыннан үсеш 2,3 процент тәшкил иткән.

Росстат мәгълүматлары буенча, түләнгән уртача хезмәт хакы 35,9 мең сум тәшкил иткән. Бу узган ел күрсәткечләреннән 6 процентка югарырак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100