Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Росстат: Россиядә уртача хезмәт хакы 89,1 мең сумны тәшкил итә
Россиядә июньдә уртача номиналь хезмәт хакы 89 145 сумны тәшкил иткән. Ул май белән чагыштырганда 3,2 процент, ә узган елның июне белән чагыштырганда 15,3 процентка арткан, дип яза «Российская газета».
Бу Росстатның беренче яртыеллыкта социаль-икътисади торыш турында хисабыннан билгеле булган.
Иң югары хезмәт хаклары нефть һәм газ чыгару өлкәсендә (уртача 213,9 мең сум), һава һәм космик транспорт эшчәнлегендә (170,1 мең сум) һәм тәмәке эшләнмәләре җитештерүдә (167,1 мең сум).
Июль аенда пенсиянең уртача күләме 20 975 сум булган. Узган елның июле белән чагыштырганда үсеш 7,7 процентны тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз