news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росстат: Россиядә йомырка, шикәр һәм ак май арзанайды

Россиядә 17 июньнән 23 июньгә кадәр кайбер азык-төлек продуктларына бәяләр кимегән. Беренче чиратта йомырка, шикәр һәм ак май арзанайган. Бу хакта РИА Новости Росстат материалларына сылтама белән хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясенә бәяләр уртача 0,3 процентка кимегән. Барыннан да ныграк ак күчәнле кәбестә (3,2 процентка), аннан соң бәрәңге (2,2 процентка), помидор (2,1 процентка), башлы суган (1,5 процентка) һәм банан (0,8 процентка) арзанайган.

Хисапта шулай ук түбәндәгеләр күрсәтелгән:

«Тавык йомыркасы (2,4 процентка), шикәр комы (0,4 процентка), ак май, дөге һәм макарон (0,3 процентка), тары (0,2 процентка) һәм ярым ысланган һәм пешкән-ысланган колбаса (0,1 процентка) арзанайган».

Шул ук вакытта кайбер азык-төлек продуктларына бәяләр арткан. Беренче чиратта кайбер яшелчә һәм җиләк-җимешләр кыйммәтләнгән:

«Кишер (3,3 процентка), кыяр (2,8 процентка), алма (1,5 процентка) һәм чөгендер (0,7 процентка) бәясе арткан», — диелә докладта.

Росстат шулай ук балалар туклануы өчен җиләк-җимеш консерваларына (1 процентка), туңдырылган балыкка, арыш ипиенә һәм кара чәйгә (0,4 процентка), шулай ук кайбер ит һәм сөт продуктларына, татлы ризыкларга һәм әзер ризыкларга бәяләр арту турында хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot