2023 елның 1 гыйнварына Россиядә 146 424 729 кеше яши. Аларның күпчелеге (109 634 815 кеше) шәһәрләрдә яши, ә авыл җирлекләрендә – 36 789 914.
Росстат мәгълүматлары буенча, Үзәк федераль округта 40 миллионнан артык кеше яши, шуларның 13 миллионнан артыгы - Мәскәүдә, 8,5 миллионнан артыгы – Мәскәү өлкәсендә. Төньяк-Көнбатыш федераль округында 13,6 миллионнан артык кеше яши, шуларның 5,6 миллионы Санкт-Петербургта. «Российская газета» шул турыда яза.
Илдә халык саны миллионнан артык булган барлыгы 16 шәһәр исәпләнә. Болар – Волгоград, Екатеринбург, Казан, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Ростов-на-Дону, Самара, Санкт-Петербург, Уфа, Чиләбе, ә 2022 елдан Краснодар, Красноярск, Пермь һәм Воронеж шәһәрләре.