Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Росстат Россиядә иң аз хезмәт хакы түләнелә торган эш урынын билгеләде
Нәтиҗә агымдагы елның март ае мәгълүматларына нигезләнеп ясалган.
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Россиядә кием-салым производствосында эшләүчеләр иң аз хезмәт хакы ала. Бу хакта РФ Дәүләт статистикасы федераль хезмәтендә белдерделәр, дип хәбәр итә RT.
Нәтиҗә агымдагы елның март ае мәгълүматларына нигезләнеп ясалган. Кием-салым производствосы эшчеләренең уртача хезмәт хакы 18 мең 679 сум тәшкил итә, бу узган елга караганда, 4 процентка түбән.
Шулай ук күн эшләнәмләре производствосында эшләүчеләрнең дә хезмәт хакы түбән – 21 мең 566 сум. Мебель җитештерү өлкәсендә хезмәт куючылар уртача 21 мең 935 сум акча ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз