news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росстат: Россиядә гыйнвар-февраль аенда үлүчеләр саны 1,1 процентка арткан

Иң күп үлем кан әйләнеше системасы авыруларыннан булган, шул исәптән, ишемия авыруы да шушы исәпкә керә.

(Казан, 29 март, “Татар-информ”). Узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, Россиядә гыйнвар-февраль аенда үлүчеләр саны 1,1процентка арткан. Бу хакта “ТАСС” яза.

Халыкның табигый хәрәкәте турындагы статистик хисапта күрсәтелгәнчә, гыйнвар-февральдә 100 мең халык арасында үлүчеләр саны 1359 дан 1375 кә кадәр арткан, бу 2016 ел белән чагыштырсак, 1,1 процентка югары дигән сүз.

Барлыгы, оператив мәгълүматлар буенча, Россиядә үлем турындагы соңгы медицина белешмәсен исәпкә алмыйча, агымдагы елның беренче ике аенда 326,2 мең кеше вафат булган. 2016 елның шушы айларында ук 326,5 кеше үлгән булган.

Үлем сәбәпләре арасында “кан әйләнеше органы авырулары” – 0,6 процентка арту күзәтелә, шул исәптән ишемия буенча 1,8 процентка арткан. Тышкы сәбәпләр буенча үлем, гомумән алганда, 8,8 процентка кимегән, агулану очраклары 1,3 процентка арткан. Грипп һәм тын юлларының кискен вируслы инфекцияләреннән үлем 74 процентка кимегән: 637 дән 165 кә кадәр. Шулай ук пневмония очрагы буенча да үлем очракларының 20,6 процентка кимүе күзәтелә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100