Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Росстат октябрьдә пенсия күләме 1,5 процентка артуын белдерде
2017 елның октябрендә билгеләнгән пенсиянең уртача күләме, ил буенча уртача хезмәт хакының 33,9 процентын тәшкил иткән.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 2016 елның октябре белән чагыштырганда, 2017 елның октябрендә Россиядә билгеләнгән айлык пенсиянең уртача күләме 4,2 процентка арткан (номиналда) һәм 12 962 сум тәшкил иткән, дип хәбәр итте Россия Дәүләт статистикасы федераль хезмәте. Бу хакта "Интерфакс" яза.
2017 елның гыйнвар-октябрь айларында пенсия номинал белән 8,0 процентка (2017 елның гыйнварында бер тапкыр түләнгән 5 мең сумны да исәпкә алып) арткан, ә кулга бирелгән сумма 3,9 процентка арткан.
Инфляцияне дә исәпкә алып, октябрьдә уртача пенсия күләме 1,5 проценка арткан.
2017 елның октябрендә билгеләнгән пенсиянең уртача күләме, ил буенча уртача хезмәт хакының 33,9 процентын тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз