Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Росстат: Ноябрьдә Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән 1,9 мең кеше үлгән
Ноябрьдә Татарстан коронавирустан үлүчеләр саны буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында дүртенче урынны били.
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Рәсми мәгълүматлар буенча, ноябрьдә Татарстанда 308 кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Әмма тагын 1562 кешенең шул ук чирдән үлү ихтималы зур, әмма вирус идентификацияләнмәгән.
Россия Дәүләт сатистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, ноябрьдә Татарстан коронавирустан үлүчеләр саны буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында дүртенче урынны били. Республикадан алда Самара, Түбән Новгород һәм Саратов өлкәләре тора.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 97 очрагы расланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз