news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росстат Россиядә иң югары уртача хезмәт хакы түләнә торган тармакны атады

Росстат Россиядә иң югары уртача хезмәт хакы түләнә торган тармакны атады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиядә иң югары уртача хезмәт хакы торбаүткәргеч транспорт өлкәсендә теркәлгән. ТАСС агентлыгы өйрәнгән Росстат мәгълүматларында шулай диелә.

Май йомгаклары буенча тармак хезмәткәрләренең уртача эш хакы 295 978 сум тәшкил иткән. Апрель белән чагыштырганда күрсәткеч сизелерлек арткан: бер ай элек торбаүткәргеч транспорт өлкәсендә уртача хезмәт хакы күләме 200 391 сум тәшкил иткән иде.

Шул рәвешле, бер ай эчендә тармакта уртача эш хакы 95,6 мең сумга диярлек арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot