news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росстат илдәге АЗСларда дизель ягулыгына бәяләр арту турында хәбәр итте

Казанда бер атна эчендә дизель ягулыгына бәяләр 1,1 процентка (49 тиенгә) артып, 43,65 сум булган.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Россиядә 12 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр дизель ягулыгы бер сумга артып, бер литры 46,29 сумга кадәр яисә 2,2 процентка кадәр кыйммәтләнгән. Бу хакта Россиянең Дәүләт федераль статистика хезмәте хәбәр итә.

Шул ук вакытта моңа кадәр дизель ягулыгына бәяләр үсеше акрын барган. Ул 5 ноябрьдән 11 ноябрьгә кадәр 0,1 проценка – өч тиенгә арткан. Ел башыннан, тулаем алганда, дизель ягулыгына бәяләр 14 процентка кыйммәтләнгән.

Статистика ведомствосы мәгълүматы нигезендә, Россиядә кулланучылар өчен бензинга уртача бәядә сизелерлек үзгәрешләр юк.

Татарстан статистика хезмәте мәгълүматы буенча, Казанда бер атна эчендә дизель ягулыгына бәяләр 1,1 процентка (49 тиенгә) артып, 43,65 сум булган.

Шулай итеп, Татарстан башкаласында ил буенча алганда дизель бәясе шактый арзанрак һәм ул акрынрак арта. 

news_right_1
news_right_2
news_bot