news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росстат: Идел буе округында иң күп хезмәт хакын Татарстан халкы ала

Татарстанда яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы Идел буе федераль округында иң зурысы булган. Росстат мәгълүматлары буенча ул 58 907 сумны тәшкил иткән.

Шулай ук округта уртача хезмәт хакы 50 меңнән күбрәк булган төбәкләр арасына Пермь крае, Башкортстан һәм Удмуртия республикалары, Түбән Новгород, Оренбург һәм Самара өлкәләре кергән.

Росстат рейтингында аутсайдерлар Марий Эл һәм Мордовия булган. Бу төбәкләрдә яшәүчеләр уртача алганда 45 мең сумнан азрак акча эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot