Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Росстат Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү срокларын атады
Россиядә Бөтенроссия халык санын алу 2031 елдан да соңга калмыйча узарга тиеш, конкрет срокны РФ Хөкүмәте билгеләячәк. Бу хакта Росстатта РИА Новостига хәбәр иттеләр.
«Бөтенроссия халык санын алу 10 елга 1 тапкыр үткәрелә, димәк, 2021 елның көзендә узган исәпкә алудан соң киләсесе 2031 елдан да соңга калмыйча узарга тиеш, әмма конкрет срокны РФ Хөкүмәте билгеләячәк», - диделәр ведомствода.
Анда шулай ук билгеләп үткәнчә, агымдагы елда Берләшкән милләтләр оешмасы 2030 елгы Бөтендөнья халык санын алу программасы һәм торак фонды раундының башлануын игълан итә, дәүләтне 2025 елдан 2034 елга кадәрге чорда үз милли җанисәпләрен үткәрергә чакырачак.
Статистика ведомствосында шулай ук искә төшерүләренчә, киләсе Бөтенроссия халык санын алу РФ бердәм федераль мәгълүмат регистрының административ мәгълүматларын беренче кулланырга тиеш. «Шул ук вакытта һәр кеше алдан тутырылган мәгълүматларны ачыклау һәм административ чыганакларда булмаган мәгълүматларны исәпкә алу кәгазенә шәхсән кертү мөмкинлеге бирү аша халыкның үзбилгеләнү гарантиясе саклана», - дип өстәделәр Росстатта.
Халык регистры 33 төр белешмә нигезендә төзелә, шул исәптән, мәсәлән, гражданның фамилиясе, исеме, атасының исеме; гражданлык һәм гаилә хәле; паспорт һәм белем турындагы документлар реквизитлары һәм башкалар. Халык регистрын Федераль салым хезмәте алып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз