news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росстат: Бер атна эчендә бензин бераз кыйммәтләнде

23 июльдән 1 августка кадәрге чорда бензинга ваклап сатуның уртача бәясе 1 тиенгә кыйммәтләнеп, бер литры өчен 50,56 сумга кадәр җиткән. Дизель ягулыгының бәясе шулай ук 1 тиенгә үскән, аның бер литрының бәясе 54,45 сумга кадәр күтәрелгән. Росстат мәгълүматлары шуны күрсәтә. Бу хакта «Российская газета» яза.

Хисап чорында АИ-92 маркалы бензинның бәясе 1 тиенгә, ягъни бер литры өчен 47,15 сумга кадәр арткан. Шулай ук АИ-95 маркалы бензинның бер литры 51,22 сумга кадәр күтәрелгән (1 тиенгә кыйммәтләнгән). АИ-98 маркалы бензинның бәясе 2 тиенгә артып, бер литры өчен 60,13 сумга кадәр җиткән.

23 июльдән 1 августка кадәрге чорда бензинга бәяләр үсү Россия Федерациясенең 30 субъектында күзәтелгән. Иң күбе ул Коми һәм Тыва республикаларында – 0,4 процентка һәм 0,3 процентка кыйммәтләнгән.

Бензинга бәяләр кимү Россиянең 6 субъектында теркәлгән. Бензин хакы Краснодар краенда һәм Ярославль өлкәсендә 0,3 процентка төшкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100