news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росстат башлыгы халыкны исәпкә алу чарасы 50 миллиард сумга төшәчәген белдергән

Киләсе Бөтенроссия халык санын алу чарасы 2020 елда булачак, дип хәбәр ителгән иде.

(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). Халыкны исәпкә алу чарасын финанслау 50 миллиард сумга төшәчәк. Бу хакта  журналистларга Дәүләт федераль статистика хезмәте (Росстат) җитәкчесе Александр Суринов җиткергән. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә.

"Канунга үзгәрешләр кертелде, без мәгълүматларны интернет ярдәмендә җыярга хокуклы, электрон сораулыклар куллана алабыз. Бу яклап без әзер. Финанслау мәсьәләсе июльдә ничек булса да хәл ителер, дип ышанам. Халык саны исәбен алу ягына хәл ителүенә өметләнәм.  Чөнки без халык санын алуны 10 елдан да ким булмаган арада уздырырга тиешбез”, – дигән Суринов.

Ул шулай ук халык санын алу методологиясе финанслану күләменә бәйле булуын җиткергән.

"Без барысына да әзер. Әгәр дә безнең сметаны хупласалар, без халык санын алуны планшет, интернет, документларны санау машинасы ярдәмендә башкарачакбыз ", – дигән Росстат башлыгы.

Алдан киләсе Бөтенроссия халык санын алу чарасы 2020 елда булачак, дип хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100