news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росстат апрельдә россиялеләрнең реаль кереме төшүен теркәгән

Росстат хисабы буенча, оешма хезмәткәрләренең уртача айлык кереме 2017 елның апрелендә 39 253 сум тәшкил иткән.

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Халыкның 2017 ел гыйнвар-апрель айларындагы кереме, узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 2.2 процентка төшкән. Бу хакта Росстат материалларында әйтелә, дип яза Российская газета.

Хезмәтнең хисабында әйтелгәнчә, 2017 елда россиялеләрнең кереме елллык үлчәмдә 7,6 процентка төшкән. Шул ук вакытта 2017 елның мартына карата бу күрсәткеч 2 процентка арткан.

Росстат хисабы буенча, оешма хезмәткәрләренең уртача айлык кереме 2017 елның апрелендә 39 253 сум тәшкил иткән. Җан исәбенә уртача акчалата керем узган айда 30 493 сум тәшкил иткән, дип билгелиләр Россия статистика хезмәтендә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100