news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росстат апрель аенда татарстанлыларның хезмәт хакы 19 процентка артуы турында хәбәр итте

Росстат апрель аенда татарстанлыларның хезмәт хакы 19 процентка артуы турында хәбәр итте
Фото: © «Татар-информ»

2024 елның апрелендә Татарстан оешмалары хезмәткәрләренең номиналь хезмәт хакы 70148 сум тәшкил итте, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ул 19,0 процентка артты. Бу Росстатның илнең социаль-икътисади хәле турында әзерләнгән докладында белдерелә.

Шул ук вакытта март белән чагыштырганда апрель аенда татарстанлыларның номиналь хезмәт хакы 3,4 процентка кимегән.

Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстан оешмалары хезмәткәрләренең номиналь уртача айлык хезмәт хакы 2024 елның гыйнварыннан апреленә кадәр 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 20,1 процентка артып, 67458 сум булган.

Гомумән, Россиядә апрель аенда оешма хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 83875 сум иде. Узган елга караганда, ул 17,0 процентка арткан.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, сораштыруда катнашкан россиялеләрнең өчтән бер өлеше соңгы өч айда хезмәт хакы артуы турында хәбәр иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100