news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росстат 2036 елга Россиядә халык саны 157 миллионга җитәчәк дип фаразлый

Демографик фаразның узган елгы версиясе белән чагыштырганда, бу өч миллионга артыграк.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Росстат 2036 елга Россиядә халык саны 157 миллионга җитәчәк дип фаразлый. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Демографик фаразның узган елгы версиясе белән чагыштырганда, бу өч миллионга артыграк. Халык саны мигрантлар исәбенә генә түгел, табигый үсеш хисабына да артачак.

Белгечләр фикеренчә, 2035 елга елга табигый үсеш елына 349 мең кешегә җитәчәк. Моннан тыш, Россиягә ел саен 0,5 миллион мигрант килергә тиеш.

Бу Россия 2025 елга кадәр исәпләнгән Демографик сәясәт концепциясендә һәм 2017 елда кабул ителгән «Сәламәтлек саклау тармагын үстерү» программасында куелган максатларга ирешәчәк дигән сүз. Соңгысы гомер озынлыгын арттыру һәм үлем-китемне киметүне күздә тота.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100