Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Росстат: 2021 елда илдә халык саны 1,04 миллион кешегә кимегән
2021 елның гыйнвар-декабрь айларында илдә үлем-китемнәр саны 15,1 процентка арткан һәм 2,445 кешегә җиткән.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, Россиядә халыкның табигый кимүе 1,04 миллион кешене тәшкил иткән.
Ведомство белдерүенчә, 2021 елның гыйнвар-декабрь айларында илдә үлем-китемнәр саны 15,1 процентка арткан һәм 2,445 кешегә җиткән (2020 елда — 2,124 миллион кеше), дип хәбәр итә РИА Новости.
Шул ук вакыт аралыгында балалар тууы 2,3 процентка кимегән һәм 1,4 миллион булган (узган ел 1,43 миллион).
2020 елда Россия Федерациясендә халыкның табигый кимүе 688,7 мең кеше тәшкил иткән. Еллык күрсәткечләр буенча, үлем-китемнәр 11,4 процентка кимегән, 215 мең кеше вафат булган.
Дәүләт статистикасы хезмәте пандемия башланганнан бирле үлем-китемнәрнең кимүе икенче тапкыр күзәтелүен әйтә. Моңа кадәр 6,1 процентка кимү 2021 елның май аенда булган, ул чакта күрсәткеч 2020 елның апреленнән башлап беренче тапкыр кимегән.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 2021 елның декабрендә балалар туу 8,8 процентка кимегән һәм 117 946 кешене тәшкил иткән (2020 елның декабрендә дөньяга 129 387 сабый туган булган).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз