Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Росстат 2017 елда россиялеләрнең Яңа ел табыны күпмегә кыйммәтләнүен исәпләп чыгарды
Бер ел эчендә барыннан да элек кызыл уылдык һәм атланмайның бәясе күтәрелгән, аракы – 3,5, Россия шампан шәрабы 4,6 процентка кыйммәтләнгән.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). 2017 елда россиялеләргә Яңа ел табынын әзерләү, узган елга караганда, 4 процентка диярлек кыйммәткәрәк төшәчәк, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Бер ел эчендә барыннан да элек кызыл уылдык һәм атланмайның бәясе күтәрелгән, аракы – 3,5, Россия шампан шәрабы 4,6 процентка кыйммәтләнгән.
Росстат быелның ноябрь ае нәтиҗәләре буенча азык-төлек бәяләреннән чыгып, дүрт кешедән торган гаиләгә Яңа ел табыны әзерләү өчен кирәкле товарлар җыелмасының бәясен исәпләп чыгарган. Аннан күренгәнчә, 2017 елда әлеге җыелманың бәясе 6,096 сум тәшкил итәчәк. Бу – узган елгы күрсәткечкә караганда 3,76 процентка (5,875 сум) артыграк.
Росстат мәгълүматлары буенча, бу җыелманың иң кыйммәте – Чукоткада (8,1 мең сум), Ненец автономияле округында (7,7 мең сум) һәм Якутиядә (7,6 мең сум). Мәскәү әлеге исемлектә дүртенче урынны били (7,4 мең сум). Яңа ел табынының иң арзаны – Ингушетиядә (3,1 мең сум).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз