Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Росстандарт алкогольсез эчемлекләргә яңа ГОСТ кабул итте
Росстандарт этил спирты, витаминнар һәм башка матдәләр күләменә чикләүләр урнаштырып, алкогольсез эчемлекләргә яңа ГОСТ кабул итте. Моны, ведомствоның электрон базасын өйрәнеп, РИА Новости агентлыгы ачыклаган.
Алкогольсез эчемлекләрне морс, сок, үсемлек чималы, ароматизаторлар һәм минераль су нигезендә ясалган төркемнәргә бүлгәннәр. ГОСТ тониклар, энергетиклар, әчетелгән эчемлекләр һәм куастан тыш, алкогольсез продукциягә кагыла.
Документ нигезендә, эчемлектә минераль матдәләр һәм витаминнар уртача тәүлеклек норманың - 7,5 процентыннан, ә азык җепселләре бер порциягә 1,5 граммнан да ким булмаска тиеш. Саклаган вакытта утырым барлыкка килсә ярый, әмма ул сыеклыкның үтә күренмәле булуына йогынты ясамаска тиеш, диелә ГОСТта.
Яңа стандарт 2028 елның гыйнварында үз көченә керәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз