news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росстандарт сыйфатсыз ягулык сала торган станцияләр исемлеген игълан итте

Ведомство мәгълүматлары буенча, сыйфатсыз ягулык Үзәк федераль округта һәм Көньяк федераль округта күбрәк.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Росстандарт сыйфатсыз ягулыклы автозаправка станцияләре исемлеген игълан итте. 2019 елда аларда сыйфатсыз ягулык салу фактлары ачыкланган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Росстандарт «Топливо без обмана» мәгълүмат проекты кысаларында 2019 елда аккредитация узган лабораторияләрдә дәүләт күзәтчелеге һәм тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча ачыкланган ягулык салу станцияләрендә фальсификацияләнгән ягулыкны сату фактлары исемлеген бастыра», диелә хәбәрдә.

Исемлеккә барлыгы 157 АЗС кергән. Үзәк федераль округта һәм Көньяк федераль округта иң күп сыйфатсыз ягулык булуы ачыкланган. Анда Росстандарт сыйфатсыз ягулык салучы 33 станцияне ачыклаган. Себер федераль округында 32, Урал федераль округында тагын 25 шундый заправка, Ерак Көнчыгыш федераль округында 17 заправка ачыкланган. Агентлык сыйфатсыз ягулык салучы станцияләрнең Идел буе федераль округында (12 заправка) һәм Төньяк Көнчыгыш федераль округында (4 заправка) аз булуын ачыклаган.

«Росстандарт автоһәвәскәрләргә ягулык салучы станцияләрдә хокук бозу очраклары исемлеге белән танышырга тәкъдим итә. Бу мәгълүматны кыска вакытлы сәфәрләрне дә, озак вакытлы автосәяхәтләрне дә планлаштырганда исәпкә алырга кирәк. Сыйфатлы ягулык салсагыз автомобилегез ватылмаячак, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты кимиячәк һәм Яңа ел кәефегез бозылмаячак», — дип искәрттеләр Росстандартта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100