news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Росстандарт машина йөртүченең хәлен контрольдә тоту системаларына таләпләрне яңартты

Россиядә машина йөртүченең хәлен контрольдә тоту системасына яңа ГОСТлар – алкоголь йозакларын – расладылар. Росстандартта хәбәр итүләренчә, яңа илкүләм стандартлар 2026 елның 1 маеннан гамәлгә керәчәк һәм юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ведомствода аңлатуларынча, Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык алкоголь йозакларын сынауның бердәм алымнарын билгели торган стандартлар комплексын раслады. Әлеге документлар исерек килеш автомобиль белән идарә итүгә комачаулый торган җайланмаларның ышанычлылыгын тәэмин итәргә, шулай ук аларның билгеләнгән таләпләргә туры килүен бәяләү өчен үтә күренмәле шартлар тудырырга тиеш.

Росстандартта хәбәр итүләренчә, үзгәрешләр «Автотранспорт чаралары. Машина йөртүченең хәлен контрольдә тоту системасы (алкоголь йозаклары). Гомуми техник таләпләр» ГОСТына кертелә. Яңартылган документ система составына, аның функциональлегенә, куркынычсызлыгына һәм эш алгоритмнарына таләпләр билгели.

Стандарт нигезендә, алкоголь йозаклары машина йөртүченең сулышындагы этанол парларын ачыкларга, рөхсәт ителгән дәрәҗәдән арткан очракта двигательне эшләтеп җибәрүне блокларга һәм мониторинг мәгълүматларын, шул исәптән «ЭРА-ГЛОНАСС» инфраструктурасы аша, тапшырырга тиеш.

Таләпләр пассажирларны коммерцияле йөртү һәм куркыныч йөкләр ташу өчен кулланыла торган транспорт чараларына кагыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot