news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росссия төбәкләре һәм чит илләрдәге эре татар эшмәкәрләре Казанда җыела

Росссия төбәкләре һәм чит илләрдәге эре татар эшмәкәрләре Казанда җыела
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

27-28 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын уздыра. Форумда 40тан артык төбәктән һәм 15 чит илдән 350дән артык татар эшмәкәренең ктанашуы көтелә.

«Катнашучыларның һәрберсе еллар дәвамында милли-мәдәни тормышта иганәчелек белән шөгыльләнә. Форумга махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәткән, Йолдыз авылын торгызуга өлеш керткән эшмәкәрләр дә килә. Беренче тапкыр Абхазия, Перу, Испаниядән катнашучылар булачак. Төп мәсьәлә - төбәк, чит илләрдән килгән эшмәкәрләрне Татарстанның сәүдә, сәнәгать, икътисад өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштыру, горизонталь элемтәләр булдыру», – дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров журналистлар белән очрашуда.

Фото: © Салават Камалетдинов

27 ноябрьдә катнашучылар авыл хуҗалыгы, ИТ-технологияләр, химия сәнәгате һ.б. юнәлешләр буенча предприятиеләр белән танышачак. Аннан делегатлар авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек, сәнәгать, металлургия, машина төзелеше, сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсе, төзелеш, күчемсез милек һәм торак-коммуналь хезмәт тармаклары буенча фикер алышу өчен Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән очрашачак.

Шул ук көнне «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында форумның ачылыш тантанасы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы (Милли Шура әгъзалары өчен) узачак.

28 ноябрьдә форумының пленар утырышы була. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100