news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Российский кредит банкы” ААҖнең Казандагы офисы клиентларга кызыклы продуктлар тәкъдим итә

Россиядә иң борынгылырдан саналган банк офисы төрле проектларны гамәлгә ашыруга да үзеннән өлеш кертә

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда “Российский кредит банкы” ААҖ офисы ачылды. Илнең күптәнге банкларының берсе саналган финанс учрежденисенең операцион офисы агымдагы елның 22 нче августында ук клиентлар белән эшкә керешсә дә, рәсми ачылышы бүгенгә билгеләнгән. Шул уңайдан, бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында банк эшчәнлегенең асылы, үзенчәлекләре, эксклюзив шартлары белән таныштыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Болар турында журналистларга “Российский кредит банкы” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Сергей Гандзюк һәм Российский кредит банкының Казандагы операцион офисы идарәчесе Айрат Әхмәтҗанов сөйләде.

Банкның яңа тарихында төбәк программасы төп урыннарның берсен алып тора. Казан эшмәкәрләре белән җайга салынган эшлекле мөнәсәбәтләрне күздә тотып, банк Татарстан Республикасына кыю үтеп керә.

“Российский кредит банкы” ААҖ ышанычлылыгы “Профиль” журналы рейтингы белән расланган, анда ул иң ышанычлы 100 финанс институты исемлегендә 39 нчы урынны били. Россия Федерациясе территориясендә филиал челтәрен актив үстереп, Российский кредит банкы банк хезмәтләрен тәкъдим итүгә тигез карашта. Аның Казандагы офисы киң продуктлар линейкасын: кертемнәр буенча операцияләрне, касса хезмәтен, банк счетларын ачу һәм алып бару, валюта алмаштыру операцияләрен, Contact, Western Union һәм Юнистрим системалары буенча акча күчерү һәм шәхси әйберләрне яклау буенча mySaferi, Tax Free пакетларын, ипотека тәкъдим итә.

Әйтергә кирәк, тышкы икътисади вәзгыятьнең катлаулы булуына карамастан, банк Россиянең төрле төбәкләрендә үз бүлекләрен ачып барырга җөрьәт итә, авырлыкларга, киеренке хәлгә бирешми. “Иң тотрыклы хәл – алга бару, бер урында таптанып торсаң, үз-үзеңә ышаныч югала, аннары бөтенләй сагыш сарып, сулуың да ихтимал. Безнең стратегиядә алга бару принцибы хакимлек итә. Бүгенге вәзгыятькә әзерләнү мәсьәләсендә алдан ук хәстәрен күрдек. Киеренкелек, тотрыксызлык вәзгыяте, киресенчә, үсешкә дә этәрергә мөмкин әле”, - дип саный Сергей Гандзюк.

Айрат Әхмәтҗанов банк офисының башкаланың тарихи өлешендә, Сул як Болакта урнашканын, анда искиткеч яхшы ремонт башкарылганын билгеләп узды. Аның сүзләренчә, банкның физик затлар өчен продуктлар линейкасында булган яңалыклардан, кертемнәр һәм ипотека программалары буенча игътибарны җәлеп итәрдәй шартлар булуын әйтеп узарга кирәк. Банк арсеналында беренчел һәм икенчел базарларда торакны кредитлау, шул исәптән, “хәрби” ипотека, ана капиталын кушып торак алу, шәхси торак йортлар, таунхауслар сатып алуда 10 нан артык төрле программа гамәлгә ашырыла, күчемсез милекне закладка салып, теләсә нинди максатларга кредитлар бирелә. Банк клиентлары отышлы ипотека ссудаларына өмет итә ала.

“Икенчел торак базары буенча без ел азагына Россия территориясендә аена 400 млн сум күләмендә кредит бирүне планлаштырабыз. Банкта ипотека белән 20 елдан артык шөгыльләнгән хезмәткәрләр булуын күздә тотканда, бу юнәлештә кызыклы тәкъдимнәр бар дияргә була. Беренче этаптагы бурыч – ышанычлы партнерлар табу, төзелеш компанияләре белән эш уздыру. Банкның ипотека программасы төбәкләрдә төрлечә, ул теге яки бу җирлектә хезмәт күрсәтелүнең эксклюзивлыгына бәйле. Офис планында конкрет ниндидер продуктлар мәсьәләсендә планнар кормыйбыз, без керемгә йөз тотабыз, бу теге яки бу төбәкнең спецификасына бәйле”, - дип аңлатты Сергей Гандзюк.

Гражданнар нинди гарантияләргә исәп тота ала соң, дигән сорауга җавап биреп, идарә рәисе урынбасары банкның рейтингы югары булуына ышандырды. “Әгәр гарантияләр аңлаешсыз булса, клиентларның күңелләренә нәрсәдер хуш килмәсә, алар инде күптән бездән киткән булырлар иде, ә алар, киресенчә, күбәя генә бара. Клиентларның 75 проценты бездә 700 мең сумнан артык акчасын саклый. Билгеле, бу безнең ышанычлы булуыбызны күрсәтә. Безнең эшчәнлегебез шактый ачык һәм үтә күренмәле, банк абруе тапланмаган. Безнең вкладчиклар үз акчасы өчен тыныч була ала”, - дип белдерде Сергей Гандзюк. 

“Российский кредит банкы” ААҖ төрле проектларны финанслауда да актив катнаша. Сергей Гандзюк сүзләреннән аңлашылганча, күптән түгел алар Кемерово өлкәсендә “Анжерская-Южная” шахтасын торгызуга, быел Төркиянең Кемер шәһәрендә биш йолдызлы отель пәйда булуына үз өлешен керткән. Төзелеш өлкәсендә берничә проектлары бар. Татарстанда да төрле проектларны тормышка ашыруга финанслата ярдәм кулы сузарга исәпләре юк түгел. “Барысы да проектларның асылына бәйле. Төгәлләнмәгән, ахырына җиткерелмәгән, үзебез өчен кызыклы, әһәмиятле тоелган проектлар була икән, без аларга, әлбәттә, йөз белән борылачакбыз”, - диде Сергей Гандзюк, әмма банкның Татарстандагы офисына кагылышлы бизнес-план серләрен ачып салырга ашыкмады.  

Айрат Әхмәтҗанов банкның төзелеш, нефть һәм газ табу компанияләре, кече һәм урта бизнес ширкәтләре белән хезмәттәшлек итәчәген әйтте.

Клиентларны җәлеп итү буенча үзләренә генә хас эксклюзив шартларга килгәндә, физик затлар 5 меңнән дә ким булмаган күләмдә кертем ачкан очракта, аларга дебет картасы бүләккә бирелә. Аның буенча бушлай ел буе хезмәт күрсәтелә. “Бу карта белән чит илдә, сәүдә үзәкләрендә исәп-хисап ясарга мөмкин. Моннан тыш, корпоратив клиентлар өчен дә банк гарантияләре уңайлы”, - диде Айрат Әхмәтҗанов. Кече һәм урта бизнеска ярдәм мәсьәләсендә банк башкалардан үзгә булырга омтыла. Хәзерге вакытта шул юнәлеш өстендә эш алып барыла.

Шуны да билгеләп узарга кирәк: банк хәйрия эшчәнлегенә битараф түгел. Хезмәт хакларыннан берникадәр сумманы корбан итеп, банк вәкилләренең ятимнәр йортына 1 млн сумга бер йөк машинасы товар белән ярдәм күрсәтүдә тәҗрибәсе бар. Киләчәктә дә алар хәйриячелек эшендә актив катнашырга ниятли.

Российский кредит банкына 1990 нчы елда нигез салынган, хәзерге вакытта аның Россия буенча 111 бүлеге бар. Бүгенге көндә активлар күләме – 119,4 млрд сум, үзкапитал күләме – 14,6 млрд сум. Куелган маскатларына ирешеп баруы өчен, банк “Үсеш динамикасы” номинациясендә “Россиянең финанс элитасы” премиясе белән бүләкләнгән.

Российский кредит банкының кертемнәр буенча процентлары, хосусый, корпоратив клиентларга, финанс институтларына каралган аерым шартлары www.roscredit.ru адресы буенча сайтларында бик аңлатып, җентекләп язылган.

 

На правах рекламы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100