news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

‎Россия вәкиле Конаныхина Пекинда дөнья Кубогы этабында суга сикерүдә көмеш медаль яулады

‎Россия вәкиле Конаныхина Пекинда дөнья Кубогы этабында суга сикерүдә көмеш медаль яулады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия спортчысы Анна Конаныхина Пекинда узучы дөнья Кубогы суперфиналында ун метрлы каланчадан суга сикерүдә икенче урынга лаек булды, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы. Спортчы 319,20 балл җыйды.

15 яшьлек Кытай спортчысы Линьцзин Цзян (397,95 балл) беренче урынны яулады. Германия вәкиле Паулина Александра Пфайф - өченче урында (317,00 балл).

Россия атлетлары турнирда флаг һәм гимн астында чыгыш ясый. World Aquatics 13 апрельдә су спорты төрләрендә Россиянең барлык спортчыларына ярышларда катнашырга рөхсәт бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot