news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең Зур театры солисты Василий Соколов Сәйдәш музеенда «Әдрән диңгез» җырын башкара

Россиянең Зур театры солисты Василий Соколов Сәйдәш музеенда «Әдрән диңгез» җырын башкара
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев исемендәге музейда Россиянең Зур театр солисты, халыкара конкурслар лауреаты Василий Соколовның Салих Сәйдәшевның туган көненә багышланган «Сәйдәшев марафоны» кысаларында концерты була.

«Лирик баритон иясе Василий Соколов рус һәм чит ил композиторларының арияләрен һәм романсларын башкарачак. Моннан тыш, җырчы татар музыкасының йөзек кашы – Салих Сәйдәшев музее өчен махсус әзерләгән «Әдрән диңгез» җыры белән дә тыңлаучыларны сөендерәчәк», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

Музей мөдире Айдар Әхмәдиев сүзләренчә, кичәнең концерт программасын Казан дәүләт консерваториясе студенты, халыкара конкурслар лауреаты Виолетта Ченина бизәячәк.

«Мәскәүдән килгән кунакларның Салих Сәйдәшев музеенда бөек татар композиторы музыкасы белән тыңлаучыларны сөендерүе безнең өчен зур шатлык һәм хөрмәт. Мондый очрашулар яхшы традициягә әверелер дип өметләнәбез», - дип шәрехләде ул.

«Сәйдәшев марафоны» Салих Сәйдәшев музеенда декабрь уртасына кадәр дәвам итәчәк. Аның кульминациясе – дирижер Айдар Ниязов җитәкчелегендәге Милли музыка оркестры ансамбле белән берлектә «Сәйдәш урамга чакыра» променадыннан өзекләр башкару һәм Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары чыгышы була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100