news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең Зур театры солисты Василий Соколов: Чыгышларымда Сәйдәшев әсәрләрен кертәчәкмен

Россиянең Зур театры солисты Василий Соколов: Чыгышларымда Сәйдәшев әсәрләрен кертәчәкмен
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев исемендәге музейда Россиянең Зур театр солисты, халыкара конкурслар лауреаты Василий Соколов беренче тапкыр Салих Сәйдәшевның әсәрен башкарды. «Әдрән диңгез» җырын ул Казан дәүләт консерваториясе студенты, халыкара конкурслар лауреаты Виолетта Ченина белән тамашачыларга яңгыратты.

«Әдрән диңгез» җырын рус теленә тәрҗемәдә башкардым, чөнки, минемчә, татар телендә җырлар өчен озаграк әзерләнергә кирәк булыр иде. Текстта ялгыш хаталар җибәрә калсам дип, беркемне дә үпкәләтәсе килмәде. Бу концертта мин Сәйдәшев музыкасы белән беренче тапкыр таныштым. Аның әсәрләре миндә искитмәле зур тәэсир калдырды. Мәскәүдәге чыгышларымда Сәйдәшевның әсәрләрен кертәчәкмен», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Василий Соколов.

Ул Салих Сәйдәшевның әсәрләрен татар телендә җырлау турында да үз фикерен әйтте. «Әгәр минем барысы да килеп чыкса, татар телле кеше татар телендә җырлавымны яхшы дип бәяләсә, татарча җырлаячакмын. Салих Сәйдәшевның әсәрләре хәтта рус теленә тәрҗемәдә дә бик матур яңгырый. Татар телендә дә җырлап карарга була дип уйлыйм, иң мөһиме – җырның мәгънәсен аңлап башкарырга», - диде Зур театр солисты.

«Хәзерге вакытта бездә «Сәйдәшев марафоны» бара. Әлеге марафон кысаларында иҗатташ дусларыбыз бүләк әзерләде. Салих Сәйдәшев декабрь аенда туган һәм шул ук айда арабыздан киткән, шуңа күрә кичәләребез аның музыкасыннан башка үтми. Хөрмәтле кунагыбыз – Василий Соколов биредә беренче тапкыр чыгыш ясый», - дип сәламләде тамашачыларны Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев.

Кичәнең концерт программасын Казан дәүләт консерваториясе студенты, халыкара конкурслар лауреаты Виолетта Ченина алып барды, рояльдә – концертмейстер Диана Чёрная уйнады. «Җылы, рәхәт, күңелгә якын Салих Сәйдәшев музеенда – тарихи бинаның музыкаль залында сәламләргә шатбыз», - диде ул. Виолетта Ченина үзе дә рояльгә кушылып, классик композиторларның әсәрләрен башкарды.

Василий Соколовны Казанга Виолетта Ченина чакырган булган. «Бу бик очраклы килеп чыкты. Ике ай элек ул Мәскәүдә минем концертымда булды һәм Казанга килеп концерт куярга тәкъдим итте. «Әйдә соң, эшләп карыйк», - дидем. Барысы да без уйлаганча килеп чыкты», - диде кичәнең төп кунагы.

Лирик баритон иясе Василий Соколов рус һәм чит ил композиторларының арияләрен һәм романсларын башкарды. Алар арасында Петр Чайковскийның «Евгений Онегин» һәм «Пиковая дама» операсы, Эрихом Корнгольдның «Мертвый город» операсы, Вольфганг Амадей Моцартның «Дон Жуан» һәм «Свадьба Фигаро» операсыннан өзекләр, Сергей Рахманиновның «В молчании ночи тайной» романсы, Георгий Свиридовның «Зимняя дорога» әсәре, Николай Метнерның «Узник», «Эй, ухнем!» кебек әсәрләрне җырлады.

Василий Соколов Россиянең Зур театрына кыен юллар аша эләккәнен әйтте. «Миңа уңыш елмайды дип әйтә алам. Анда шулай ук Татарстанның атказанган артисты Рузил Гатин, дирижер Айрат Кашаев та эшли. Икесен дә бик хөрмәт итәм, аралашып торабыз, шәп кешеләр», - диде ул.

«Сәйдәшев марафоны» Салих Сәйдәшев музеенда декабрь уртасына кадәр дәвам итәчәк. Аның кульминациясе – дирижер Айдар Ниязов җитәкчелегендәге Милли музыка оркестры ансамбле белән берлектә «Сәйдәш урамга чакыра» променадыннан өзекләр башкару һәм Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары чыгышы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100