news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең ЮНЕСКО каршындагы Даими вәкиле Әләүтдинов «Мәскәү-Татарстан күпере»ндә катнаша

13 апрельдә «Мәскәү - Татарстан күпере» яшьләр форумында Россиянең Париждагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле, ЮНЕСКО каршындагы даими вәкиле Ринат Әләүтдинов үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Әләүтдинов 40 елдан артык дипломатик хезмәттә тора. Тышкы эшләр министрлыгында эшләгән елларында ул Лаос, Сингапур, Швейцария һәм Бельгиядә вәкил вазифаларын башкарган. Ул инглиз, кытай һәм француз телләрен камил белә.

Форум 13 апрельдә РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетында (Мәскәү, «Аэропорт» метро станциясе, Ленинград проспекты, 51нче йорт, 1нче корпус) узачак. Чарада гадәттәгечә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Кунакларга 3нче катка «Нобель залына» күтәрелергә кирәк була. 14.00 сәгатьтә катнашучыларны җыялар, 14.30 сәгатьтә форум эше башлана. Керү түләүсез, ләкин алдан теркәлергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100