Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиянең югары уку йортлары специалитет программасына күчәчәк
Россиянең Югары уку йортлары ректорлары илкүләм мәгариф системасын совет чоры тәҗрибәсендә үстерүне бертавыштан яклап чыкты, зур игътибар специалитетка биреләчәк, дип хәбәр итте журналистларга Россия ректорлары берлеге президенты, М.В. Ломоносов исемендәге МДУ ректоры Виктор Садовничий. РИА Новости шул хакта яза.
Моңарчы РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков киләсе берничә ел эчендә Россиянең үз илкүләм югары белем бирү системасына күчәргә мөмкин булуын белдергән иде. Шулай ук РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, Болон мәгариф системасына инде үтелгән «этап»ка кебек карарга кирәк.
«Хәзер Болон процессы турында фикер алышулар бара. Безнең ректорлар совет чорындагы тәҗрибәгә нигезләнгән мәгариф системасын, нәтиҗәле һәм уңышлы үссен өчен, алга таба камилләштерүне бер тавыштан яклап чыкты. Минем шуны әйтәсем килә, без кабул иткән әлеге карар, әлбәттә, безнең халыкара хезмәттәшлеккә дә мөнәсәбәтне чагылдырачак, чөнки безнең университетлар күпмедер дәрәҗәдә заман таләпләрен исәпкә алачак, программалар үзгәрәчәк. Бәлки, дүрт еллык белем алуга түгел, ә специалитетка зур игътибар бирелер», – дигән Садовничий.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз