Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең югары мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны «Иман һәм намус» ордены белән бүләкләде
Россия Үзәк диния нәзарәте рәисе, югары мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны «Иман һәм намус» ордены белән бүләкләде. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин бүләкне дини хезмәтенең 45 еллыгына багышланган тантаналы кабул итү барышында тапшырды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Камил хәзрәт югары бүләккә җәмгыятьнең рухи-әхлакый яңарышына, милли рухи мирасны саклауга, Россия халыклары һәм традицион конфессияләре вәкилләре арасында тынычлык һәм татулыкны ныгытуга керткән өлеше өчен лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз