news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең яңа тарихында беренче Казан кулъязма Коръәне тәкъдим ителде

Россиянең яңа тарихында беренче Казан кулъязма Коръәне тәкъдим ителде
Фото: dumrt.ru

24 апрельдә Халыкара Изге Коръән премиясе кырларында «Мөселман китап дөньясы: Коръәннән алып балалар хыялына кадәр» чарасы узды. Аның кысаларында көтеп алынган вакыйга - Россиянең яңа тарихында беренче Казан кулъязма Коръәне тәкъдим ителде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Казан кулъязма Коръәне – хәзерге Россия өммәтенең соңгы фәнни-дини казанышларының берсе, чөнки ул Россия-мөселман каллиграфия мәктәбенең уникаль традицияләрен торгыза. Шуңа күрә Мүсхәф, бер үк вакытта каллиграфия сәнгате әсәре булудан тыш, фәнни кыйммәткә дә ия. Проект өстендә Казан экспертлары: нәзарәтнең хаттат (каллиграф) һәм хафизлардан торган махсус комиссиясе эшләде.

Мүсхәфнең хаттаты – Артур Писаренко, ул Россия ислам институты каршындагы «ән-Намир әл-Мөхәттат» гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате үзәген тәмамлаган. Комиссия җитәкчелегенә дөньякүләм танылган дин галиме – Дубай (БГӘ) хакименең Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, 10 кыйраәт белгече, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави җәлеп ителде.

Ул Татарстан Диния нәзарәте проекты турында тәфсилләп һәм җентекләп сөйләде.

Шәех башта басма әзерләүнең алшартларына тукталды һәм гомумкабул ителгән «Ар-Расм Әл-Усмани» стандартына туры килгән, ислам галимнәре тарафыннан кабул ителгән һәм мөселман дөньясына танылган беренче басма Коръәннең нәкъ менә Казанда 1803 елда басылып чыгуын искәртте.

«Бу җәһәттән Казан бөтен Ислам дөньясын узып китте. Ә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан кулъязма Коръәнен чыгару һәм аны да бөтен дөньяга тарату башлангычы белән чыкты. Моңарчы Казан мүсхәфләре я литографик, я басма рәвештә чыгарылса, бу Коръән Казанның профессиональ хаттаты тарафыннан кулдан язылган», – диде ул.

Шуннан шәех Казан кулъязма мүсхәфенең үзенчәлекләре - беренче чиратта, фәнни-дини характердагы өстенлекләр турында сөйләде. Ул бүгенге көндә дөньяда «Расмүл мүсхаф» дөрес язылышы кысаларында нәшер ителә торган Коръән басмаларының ике чыганакка нигезләнүен, Казан басмасының исә фәннең шушы бүлеге буенча 11 чыганакка нигезләнүен билгеләп үтте.

«Эш барышында без шулай ук басмабызны унбиш мүсхәф белән чагыштырдык, аларның күбесе исламның беренче гасырларында язылган», – диде Мәъмүн әр-Рави һәм фәнни комиссия әгъзаларының Коръәндәге диакритик билгеләр мәсьәләсендә «Казан басмасы»ның элеккеге басмаларына һәм Шиһабетдин Мәрҗани карашларына таянуын өстәде. Ул, Коръән укуда мөһим тема буларак, бу мәсьәләгә җентекләп тукталды һәм күпчелек заманча басмаларда текстларда тукталыш билгеләренең төрлечә урнаштырылуын, ә Казан мүсхәфендә озак фикер алышулар һәм анализ нәтиҗәсендә әлеге билгеләрнең бердәм стандартка туры китерелеп урнаштырылуын сөйләде.

Казан мүсхәфе «Расмүл Мүсхәф» стандартларына туры килә, алар Коръәннең беренче күчермәләрен төзегән Пәйгамбәрнең Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхабәләреннән үк килә. Укучылар Казан кулъязмасы мүсхәфендә Коръәннең төп нөсхә текстындагы хәрефләрнең кара төстә, ә соңрак кергән барлык билгеләрнең, хәрәкәләрнең, нокталарның һәм хәмзәләрнең - кызыл төстә, тукталыш билгеләренең яшел төстә, аять тәртип саннарының көмеш һәм соры төстә язылуын күрерләр. Бу стандартны Коръәнне дөрес язу фәненә нигез салучы имам әд-Дани кертә.

Шул ук вакытта Казан Коръәненең тексты «туктау хәерле» яки «дәвам итү хәерле» тибындагы искәрмә-билгеләрдән, ягъни Коръән текстына кермәгән теләсә нинди сүзләрдән азат. Сүрә атамалары шулай ук текст кысаларыннан чыгарылган, чөнки алар иңдерелгән текстка карамый. Бу исә сүзләрне бер-берсеннән ачык укылырлык ераклыкта урнаштырырга мөмкинлек бирде: гарәп телен белмәгән укучылар сүзнең кайда башлануын һәм кайда тәмамлануын җиңел билгели алачак.

Казан мүсхәфенең һәр битендә, аскы сул почмакта киләсе биттәге беренче җөмләнең язылуы да ятлау һәм уку өчен уңайлы.

Шунысы игътибарга лаек: Казан Коръәненә әзерләүчеләр уникаль билгеләр өстәгәннәр: Мәккә һәм Мәдинә сүрәләре Кәгъбә һәм Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм кабере өстендә яшел гөмбәз рәсемнәре белән билгеләнгән; ә рукуг билгеләре өзекнең мәгънәсе тәмамлануын һәм имам рукуг кыла алуын күрсәтә. «Коръәннең башка мүсхәфләрендә рукуг билгеләре өзекнең мәгънәсе төгәлләнмәгән урыннарда торырга мөмкин. Комиссия безнең басмада рукуг тукталышларын стандартлаштырды», - дип аңлатты шәех.

Шунысы кызыклы: Казан Коръәненең күп урыннарында охшаш аятьләр бер-берсе астында пөхтә итеп тезелеп төшкән: күрер күзгә бик матур. Мәсәлән, 532 нче биттә «Әр-Рахмән» сүрәсенең «Раббыгызның кайсы мәрхәмәтен кире кагасыз соң?» дигән аятьләре кабатлана.

Шәех чарада катнашучыларның игътибарын Коръән битләренең бизәлешенә юнәлтте. Барлык бизәкләр дә Татарстан Республикасы байрагы төсләренә буялган булып чыкты. Ә инде сәҗдә аятьләрен Казанның мәшһүр Сөембикә манарасы билгесе белән күрсәткәннәр. «Бу үзенчә Казан мүсхәфенең килеп чыгышын һәм аның Казанда төзелүен ассызыклый», - диде шәех.

Казан кулъязма Коръәнендә иләһи вәхи тексты нәкъ 600 биткә сыешып беткән.

Шәех Мәъмүн әр-Рави тәкъдим итү азагында Казан кулъязма Изге Коръәнен булдыруга көченнән килгәнчә хезмәт куйган барлык кешеләргә, шул исәптән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. «Аллаһы Тәгаләдән хезмәтләребезне кабул итүен һәм Казан кулъязма мүсхәфенең бөтен ислам дөньясына таралуына фатыйха бирүен сорыйбыз», – дип йомгаклады Шәех.

news_right_1
news_right_2
news_bot