Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең халык артисты Валентина Талызина вафат булган
21 июньдә 90 яшендә күренекле театр һәм кино актрисасы, Россиянең халык артисты Валентина Талызина вафат булган. Бу хакта Моссовет театрында хәбәр иттеләр.
«Моссовет театры тирән кайгы белән бүген, 2025 елның 21 июнендә, Россиянең халык артисткасы Валентина Илларионовна Талызинаның вафат булуы хакында хәбәр итә», - диелә театрның Телеграм-каналында чыккан хәбәрдә.
Талызина 1935 елның 22 гыйнварында Омск шәһәрендә туа. 1958 елда А.В Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтын (ГИТИС) тәмамлый, биредә Николай Петров остаханәсендә укый. Шул ук елда ул Моссовет театрында эшли башлый һәм үзенең бөтен иҗади тормышын шул театрга багышлый.
Сәнгатькә керткән өлеше өчен Валентина Илларионовна, Мактау, Дуслык һәм «IV дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлар өчен» орденнарын да кертеп, күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз