news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов вафат

Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов вафат

Җырчы, Россиянең халык артисты, композитор, продюсер Ренат Ибраһимов вафат. Бу хакта «Татар-информ»га  Мәскәү татарлары «Штабы» җитәкчесе Рөстәм Ямалеев хәбәр итте. 

«Бүген 19.01 сәгатьтә йөрәге  тибүдән туктаган. Кызы белән дә, тормыш иптәше белән дә сөйләштем. Кызганычка каршы, ашыгыч ярдәм берничек тә ярдәм итә алмаган.

Ренат безнең штабта бик еш була иде. Бер дә сәламәтлегеннән зарланганын ишеткәнем булмады. Әле ике атна элек кенә дә килгән иде. Шундый талантлы кешенең арабыздан китүе бик кызганыч», – диде Рөстәм Ямалеев. 

Ренат Ибраһимовка 75 яшь иде. Соңгы елларда Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итте. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot