Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең Венгрия, Словакия һәм Австриядәге вәкилләре Миңнехановны котлады
Россиянең Венгрия, Словакия һәм Австриядәге сәүдә вәкилләре Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны сайлауларда җиңүе белән котлады.
Россиянең Венгриядәге сәүдә вәкиле Сергей Безруков республика лидерын «ышанычлы һәм лаеклы җиңүе» белән котлады.
«Россия Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан халкының сезгә күрсәткән ышанычы сезнең югары һөнәри, эшлекле һәм шәхси сыйфатларыгызны тануны, илебезнең мөһим төбәген үстерү өчен сайланган курсны хуплауны раслау булып тора!» - диде Безруков.
«Сезнең җиңү – ул сезгә ышанып тапшырылган төбәкнең үсешенең, тотрыклылыгының һәм чәчәк атуының җиңүе!» - дип өстәде ул.
Россия белән Венгрия арасындагы мөнәсәбәтләр инде дүртенче ел санкцияләр басымы шартларында үсүгә карамастан, Венгрия эшмәкәрлек бергәлеге Татарстан Республикасы белән икътисади элемтәләр урнаштырырга тели, дип искәртте Безруков.
«Сез компанияләрнең барлык проектларын да һичшиксез хуплаячаксыз, дип ышанам!» - дип ассызыклады ул һәм Рөстәм Миңнехановка яңа уңышлар, нык сәламәтлек һәм планнарын һәм идеяләрен тормышка ашыру өчен көч теләде.
Котлау сүзләре белән шулай ук Россиянең Словакиядәге сәүдә вәкиле Сергей Ступарь чыгыш ясады. Ул Миңнехановка Татарстан һәм Россия халкы файдасына башкарган эшендә уңышлар теләде.
«Татарстан белән Словакия арасында соңгы елларда бернинди киртәләргә карамастан уңышлы гамәлгә ашырылган үзара файдалы хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам итәр, дип өметләнәм», – диде Ступарь.
Россиянең Австриядәге сәүдә вәкиле вазифаларын вакытлыча башкаручы Артем Климентьев билгеләп үткәнчә, сайлау нәтиҗәләре республика халкының Миңнехановка теләктәшлек белдерүен раслый.
«Сайлауларның нәтиҗәсе гражданнарның ышаныч һәм теләктәшлек белдерүен, сезнең дәүләтчелекне ныгытудагы, икътисадны һәм социаль өлкәне үстерүдәге, шулай ук милләтара татулык һәм үзара хөрмәт традицияләрен саклаудагы казанышларыгызны тануын раслый», - диелә котлауда.
Ул Австрия белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде һәм Татарстан Республикасы Рәисенә нык сәламәтлек, дәүләт эшчәнлегендә уңышлар һәм яңа казанышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз