Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Синоптиклар: Россиянең Үзәк өлешендә апрельнең соңгы атнасында кар явуы ихтимал
Апрельнең соңгы атнасында Россиянең Үзәк өлешендә урыны белән кар яварга һәм кырау төшәргә мөмкин. «Фобос» үзәге синоптигы Евгений Тишковец РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.
«Россиянең Үзәк өлешендә апрельнең соңгы атнасы салкын булыр дип көтелә. Әгәр атна башы (бераз яңгыр сибәләп торса да, көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +13..+18 градуска кадәр күтәреләчәк) төбәктә яшәүчеләрне җылы көннәре белән куандырса, атна уртасында исә поляр һава үтеп керү нәтиҗәсендә температура фоны тиешле нормадан 6-7 градуска түбәнрәк булачак», - диде Тишковец.
Аның сүзләренчә, әгәр көндез +8..+13 градус җылы булса, пәнҗешәмбегә каршы төндә һава температурасы -2..+3, көндезге сәгатьләрдә +2..+7 градус кына тәшкил итәчәк – бу март ахыры-апрель башындагы күпьеллык күрсәткеч. Яңгыр белән бергә кайдадыр юеш кар да яварга мөмкин, әмма кар катламы барлыкка килмәячәк. Җомга көнне иртән аяза, һава температурасы төнлә -4..+1, көндез +6..+11 градус тәшкил итәчәк.
«Ял көннәрендә яңгыр явуы көтелә, шулай да берничә градуска җылырак булачак, әмма термометр күрсәткечләре әле үзенең климатик нормасына әйләнеп кайта алмый», - дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз