news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Россиянең Үлемсез полкы» Үзәк советын Татарстаннан Тимур Халиков җитәкләде

«Россиянең Үлемсез полкы» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте Үзәк советының яңа рәисе итеп ТР Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе генераль директоры урынбасары Тимур Халиков билгеләнде.

2017 елдан Халиков хәрәкәтнең Үзәк штабы әгъзасы һәм аның Идел буе федераль округында координаторы иде. Хәзерге вакытта ул шулай ук ТР Рәисе каршындагы Табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча тармакара кулланучылар советы рәисе булып тора.

2015 елдан 2019 елга кадәр Тимур Халиков Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары булды. 2019 елдан 2022 елга кадәр ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары булып эшләде.

Россиянең «Үлемсез полк» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте – «Үлемсез полк» акциясен оештыручылар һәм аның 202 халыкара координаторы берләшмәсе. Хәрәкәтнең беренче җитәкчеләре СССРның халык артисты Василий Лановой һәм армия генералы Мәхмүт Гәрәев була.

news_right_1
news_right_2
news_bot