news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Россиянең сәяхәт итү өчен иң яхшы биш музыкаль шәһәре арасына керде

«Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының Югары бизнес мәктәбе белгечләре ил күләмендә үз музыкаль портреты булган биш шәһәрне сайлаган. Исемлектә Казан, Бежецк, Уфа, Клин һәм Звенигород шәһәрләре бар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Татарстан башкаласында җырчы Федор Шаляпин, композиторлар Милий Балакирев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, джаз музыканты Олег Лундстрем, пианист Михаил Плетнев, опера артистлары Альбина Шаһиморатова һәм Аида Гарифуллина туган.

Казанда даими рәвештә яңа мәдәни мәйданчыклар барлыкка килә. Әйтик, «Штаб» креатив киңлеге, «Смена» Заманча сәнгать үзәге, «Угол» иҗат лабораториясе, София Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге – шундыйлардан.

52 шәһәр паркы һәм скверы фестиваль һәм концертлар оештыру өчен ачык мәйданчык булып тора. Аларда ел саен 700дә артык чара үткәрелә.

Казанда мәдәни үзенчәлекне саклауга зур игътибар бирелә. Мисал өчен, 2016 елдан бирле шәһәрдә «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале үткәрелә. Проектның төп максаты – әлеге сәнгатьне Россия һәм чит илләрдә таныту. 2018 елда Казанда беренче тапкыр TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале узды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100