news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең өч төбәгендә аномаль салкын һава торышы урнашты

Идел буенда аномаль салкын һава торышы урнашты: синоптиклар Башкортстан, Удмуртия республикалары һәм Оренбург өлкәсендә температураның терекөмеш баганасы -40 градуска кадәр төшәчәген фаразлый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе әлеге уңайдан шторм кисәтүе игълан итте.

«8-10 гыйнварда республикада урыны белән көчле салкыннар көтелә, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы -40..-42 градус тәшкил итәчәк», - диелә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100