news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең нефть һәм газдан кереме ярты елда 1,5 тапкырга арткан

Россия 2024 елның беренче яртысында нефть һәм газда 5,7 триллион сум акча эшләгән. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 68,5 процентка күбрәк, дип хәбәр итә РФ Финанс министрлыгының матбугат хезмәте.

Нефть һәм газдан керемнәр «кара алтын»га югары бәяләр ярдәмендә артты, дип билгеләп үтелә. Нефть һәм газдан кергән акчалар аларның база күләменнән югарырак дәрәҗәдә исәпләнгән. Киләсе айларга килгәндә, Финанс министрлыгы нефть һәм газдан керемнәрнең база дәрәҗәсеннән тотрыклы артуын фаразлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot