news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Максим Решетников: Россия АСЕАН дәүләтләреннән туристларны арттыру юнәлешендә эшләячәк

Россия Малайзия белән туры авиаэлемтә турында сөйләшүләр алып бара.

Бүген РФ икътисади үсеш министры Максим Решетников Россия – АСЕАН эшлекле форумы кысаларында журналистларга шулай дип белдерде.

«Туризм АСЕАН илләре белән хезмәттәшлектә традицион юнәлеш санала. Туристлар анда күп оча. Безнең статистика буенча – 2 миллион, кабул итүче як статистикасы буенча – 3 миллионга якын. Алардан безгә килүчеләр дә бар, ләкин чагыштырырлык түгел. Россия АСЕАН дәүләтләреннән туристларны арттыру юнәлешендә эшләячәк. Мәсәлән, Мәскәү һәм Казанга АСЕАН илләреннән туристлар күбрәк килә башлады, бу сизелә, тагын да арттыру буенча эшләячәкбез», – диде Максим Решетников.

Россиянең Таиланд белән туры авиаочышлары җайга салынган, Индонезиягә рейслар ачылган, Камбоджа белән авиаэлемтә актив үсеш ала. Мьянма белән авиаэлемтә бар. «Хәзер Малайзиягә һәм Филиппинга йөз тотабыз. Малайзия белән бу мәсьәләдә килешү инде югары ноктасына җитте. Аны ахырына җиткерербез дип исәплибез», – диде Максим Решетников.

news_right_1
news_right_2
news_bot